30 августта Нурлатның үзәк мәйданында Республика Көне, Нефтьчеләр көне һәм шәһәр көне узачак.
Нурлатлыларны мастер-класслар, күргәзмәләр һәм фотозоналар, сабын куыклары тамашасы, күбекле дискотека көтә.
Тамашачылар алдында эстрада йолдызлары һәм "BIKE STANT SHOW" экстремаль мото-шоу спортчылары чыгыш ясаячак.
Дусларыгыз белән килегез! Гаиләгез белән килегез!
Кызыклы да, күңелле дә булыр!