Кичә Нурлатта педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе узды.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге педагогларның традицион август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Киңәшмә дәүләт гимннарыннан башланды. Аларны «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкарды. Укучылар чыгыш ясаганнан соң, чарада катнашучылар Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатен тыңлады.
Конференциядә катнашучыларны район башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.
"Нурлат районында мәгариф системасы тормышның барлык юнәлешләрен үстерү өчен ныклы нигез булып тора. Сезнең җаваплы хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбызның киләчәге формалаша, яшь буынга тормышта үз юлын табу мөмкинлеге бирелә», – диде ул, районда нурлатлыларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп.
Аннары киңәшмәдә катнашучыларны мәгариф министры сәламләде. Илсур Һадиуллин нурлатлыларның чарага югары әзерлекләрен билгеләп үтте, мәгариф системасындагы мөһим мәсьәләләр турында фикерләре белән уртаклашты, укытучыларга, тәрбиячеләргә яңа уку елында уңышлар теләде.
Утырыш барышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллинаның «Нурлат муниципаль районында заманча мәгарифнең әһәмиятле юнәлешләре» дип исемләнгән эчтәлекле чыгышы тыңланды. Төрле темалар буенча аны башка докладчылар да тулыландырды.
Август киңәшмәсендә традиция буенча җитәкчеләрне һәм педагогларны, шулай ук укучылары 100 балл җыйган укытучыларны, 100әр балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын, тармак ветераннарын, яшь педагогларны хөрмәтләделәр. Үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм мәгариф өлкәсендәге аерым казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен күп кенә җитәкчеләр һәм укытучылар «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеменә, «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесенә, Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасына, «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесенә, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, «Мактаулы остаз», «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк тамгалары, «Яшь педагог», Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасына лаек булды. Монда ук белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге смотр-конкурсы җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Киңәшмә «Сәләт» балалар мәктәбенең «Белиссимо» ансамбле башкаруында «Укытучыларга багышлау» җыры белән тәмамланды.