Чара кунаклар өчен Нурлат районы мәгариф учреждениеләре коллективлары әзерләгән таныштыру күргәзмә экспозициясеннән башланды.
Бүген Нурлатта педагогларның август конференциясе уза. Пленар утырыш башланганчы Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылган күргәзмә белән танышты. Масштаблы экспозиция район мәгариф системасының күптөрлелеген һәм казанышларын ачык күрсәтте.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында шәһәр мәктәпләре махсус тематик зона тәкъдим иттеләр. Укучылар тирән һәм эмоциональ тере инсталляция ясадылар, сугышка багышланган атаклы картиналарны җанландырып җибәрделәр. Бу дулкынландыргыч композиция беркемне дә битараф калдырмады һәм күргәзмәнең үзәк элементларының берсе булды.
Янәшәдә «Безнең чыгарылыш сыйныф укучысы – герой» дигән уникаль фотокүргәзмә ачылды. Һәр мәктәп үзенең чыгарылыш сыйныф укучысының – махсус хәрби операциядә катнашучының портретын тәкъдим итте. Укучылар министрга һәм район башлыгына үзләренең батырлыклары һәм язмышлары турында горурланып сөйләделәр.
Экспозициянең зур блогы волонтерлык һәм патриотик эшкә багышланган иде. Мәктәп укучылары һәм педагоглар кунакларга үзләренең масштаблы эшчәнлеге нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр: үз куллары белән әзерләнгән шәмнәр, коры душ, үрелгән маскировка челтәрләре, коры ашлар өчен әзерлекләр һәм СВОда катнашучылар өчен ярдәм сүзләре язылган хатлар. Министр һәм район башлыгы ирекле ярдәмчеләр белән шәхсән аралашты, хәтта шәм ясауда да катнашты.
Инновацияләргә һәм мәгарифтәге казанышларга аерым игътибар бирелде. Кунаклар робот техникасы өлкәсендәге уңышлар белән таныштылар, ә балалар бакчаларына йөрүчеләр «Яшь мастер» чемпионатында катнашулары турында сөйләделәр. Сәләтле балалар олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүләре белән уртаклаштылар, ә профильле сыйныфлар вәкилләре, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, мавыктыргыч мастер-класслар үткәрде.
Күргәзмә экспозициясе Нурлат мәгариф системасында куәтле потенциалны, буыннарның бердәмлеген һәм дәвамчанлыгын күрсәткән конференциянең якты старты булды.