Министрның визиты шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә белән танышудан башланды.
Бүген Нурлатка эш визиты белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында ул шәһәрнең берничә мәгариф учреждениесендә булды.
1нче һәм 2нче шәһәр мәктәпләрендә министр капиталь ремонтның сыйфатын шәхсән үзе бәяләде, заманча уку сыйныфларын карады һәм педагогик коллективлар белән аралашты. 1нче мәктәптә кунакларның игътибарын уку йортын тәмамлаучы волонтерлар һәм педагог — ветераннар инициативасы буенча төзелгән укытучылар скверы җәлеп итте. Кыска гына вакыт эчендә буш торган территория төзекләндерелде: биредә уңайлы эскәмияләр ясалды һәм глобус формасындагы габион урнаштырылды.
Илсур Гәрәевич шулай ук А.С. Әхмәтшин исемендәге «Киләчәк» балалар иҗат үзәге эшчәнлеге белән дә танышты. Министр үзәккә йөрүче укучылар һәм аларның остазлары белән аралашты, түгәрәк берләшмәләрдә булды һәм һәр баланың талантын ачуга юнәлдерелгән өстәмә белем бирү программаларының ничек гамәлгә ашырылуын күрде.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат интернат-мәктәбенә визит программаның мөһим пункты булды. Быел мәктәп ашханәләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында биредә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган. Ашханәнең яңартылган пространствосы хәзер яңа, заманча технологик җиһазлар белән җиһазландырылган, бу туклану сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә барлык санитария-гигиена нормаларын да төгәл үтәргә мөмкинлек бирә.
Визит барышында Илсур Һадиуллин Нурлат районының мәгариф учреждениеләрендә булган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудыру буенча эшне дәвам итүнең мөһимлеген ассызыклады.