Нурлат районы җитәкчелеге Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш, Төньяк һәм Яңа Төньяк микрорайоннарда яшәүчеләр белән мәктәпнең актлар залында очрашты.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге чарада тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре, Башкарма комитет һәм прокуратура вәкилләре катнашты.
Район Башкарма комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгында шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча эшчәнлеге турындагы хисап белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин чыгыш ясады. Үз эшчәнлекләре турында шулай ук «Нефтьче», «Ямьле йорт», «НурлатЙорт» идарәче компанияләре җитәкчеләре һәм 5, 6, 7нче номерлы ТИҮ рәисләре сөйләде. Алар шулай ук катнашучыларны 2025 елның икенче яртыеллыгына бурычлар белән таныштырдылар.
Мисал өчен, «Нефтьче» идарәче компаниясе хезмәт күрсәтүендә 41 күп фатирлы йорт бар, аларда 2168 кеше яши.
"Сигез йортның ишекләре ремонтланды һәм буялды, Кариев урамындагы 45нче йортта ишекләрне алыштыру көтелә. Халиков урамы, 46 адресы буенча керү төркеме һәм баскычны ремонтлау эшләре башкарылды. Нурлат урамындагы 14нче йортның 1 нче подъездында яшәүчеләрнең гаризалары буенча култыксалар куелган, баскыч һәм козырек ремонтланды», – дип сөйләде башкарылган эшләрнең кайбер пунктлары турында идарәче компания директоры Айрат Морзаханов.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев катнашучыларны агымдагы елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Дамир Азат улы халыкка актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Биредә микрорайоннарның актив яшәүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ачык әңгәмә барышында Дамир Ишкинеев профильле хезмәтләр җитәкчеләре белән берлектә халыкның канализация люкларын алыштыруга, юллар төзүгә, суүткәргеч үткәрүгә һәм күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлауга кагылышлы сорауларына җентекле җаваплар бирде. Кайбер сораулар эшкә алынды. Мондый очрашулар хакимият һәм халык арасында турыдан-туры элемтәдә торуның мөһим коралы булып тора, ул гражданнарның проблемаларына оператив җавап бирергә һәм аларны район үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә.
Җыен күңелле нотада тәмамланды: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына канцелярия кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре тапшырылды.