Яшьлек микрорайонында яңа кибет ачылды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Яшьлек микрорайонында яңа кибет ачылды.

Кибетне ачу тантанасы Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында узды. Символик ал тасманы кискәннән соң, ул сәүдә ноктасының ассортименты белән танышты. Район башлыгы яңа кибет хезмәткәрләренә уңышлар теләде.

Кибет шунда ук беренче сатып алучыларны кабул итте. Алар шулай ук сәүдә челтәре әзерләгән акциядә дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International