Нурлатта яшьләр бәйрәме узды

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

16 августта «Театр» скверы сәхнәсендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Халыкара яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Яшь буынның иң актив һәм инициативалы вәкилләре Нурлатның үзәк мәйданына җыелды. Халыкара яшьләр көненә багышланган чара бер сулышта узды, үзеннән соң бик күп тәэсирләр калдырды.

Тантаналы чара мәдәният бүлеге лидерларының берсе, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Джулия Илдиярованың Яшьләр көненең әһәмиятен билгеләгән сәламләвеннән башланып китте. Бүләкләрне биреп торучы Шәйдуллина Рәзилә кунакларны сөендерде.

 

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән нурлатлыларны бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады. Ул билгеләп үткәнчә, районда яшьләр үсеше, хезмәте һәм ялы өчен барлык шартлар да тудырыла, алар үзләрен һөнәрләрендә генә түгел, иҗтимагый тормышта да актив күрсәтәләр.

СВОда катнашучы скгышчыларга ярдәм итүче волонтерлар адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның иң яхшыларына актив тормыш позицияләре һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Башкарма комитетның Мактау грамоталары тапшырылды.

«Мәдәниятне үстерү үзәге» МБУ хезмәткәрләре Диләрә Гатина, Екатерина Сапожникова һәм Анжела Туктаровага Рәхмәт хатлары тапшырылды, алар һәр чарада актив катнашалар.

Бәйрәм чарасы дәртле музыка белән дәвам итте, һәм беренче аккордлардан ук мәйдан биючеләр белән тулды. Программа «Мәдәниятне үстерү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе артистлары — Екатерина Артемьева, Миләүшә Сафиуллина, Антонина Артамонова, Диләрә Гатина, Миләүшә Кәримова,Сирень Айткулованың чыгышларына бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International