Нурлатта бал фестивале узачак

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

8 августта Нурлатның үзәк мәйданында ел саен үткәрелә торган бал фестивале узачак.

Бәйрәм 14:00 сәгатьтә башланачак.

Кунакларны бөтен гаилә өчен чын бәйрәм көтә. Биредә табигый балның һәм башка умартачылык продуктларының төрле сортларын сатып алып, татып карап кына калмыйча, тәҗрибәле умартачылардан да осталык серләрен белергә мөмкин булачак.

Оештыручылар барлык теләүчеләрне дә бу көнне файдалы уздырырга һәм күңел күтәренкелеге һәм уңай энергия туплап калырга чакыра. Бөтен гаиләгез белән килегез - тәмле булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International