Биләркүлдә Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында традицион гражданнар җыены узды.
Халык җыены авыл мәктәбенең актлар залында узды. Башта Биләркүл авыл җирлеге башлыгы Владислав Оренбургов 2025 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр, агымдагы чорга планнар турында хисап тотты. Ул кыш көне башкарылган мөһим чараларга, мәсәлән, юлларны чистартуны оештыруга, шулай ук язгы чараларга, авыл кешеләренең шәхси характердагы мәсьәләләрен хәл итүгә тукталды. Җирлектә яшәүчеләрнең волонтерлык эшчәнлеген аерым җылылык белән билгеләп үтте, алар гуманитар йөк әзерләп кенә калмыйча, алгы сызыкка сугышчылар янына шәхсән дә баралар.
Гражданнар җыены барышында район башлыгы Дамир Ишкинеев авыл халкын районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Биредә үк җирлектә яшәүчеләр үзләренең сорауларын юнәлтте, җирлек башлыгы эшчәнлегенә дә мактап бәя бирделәр.