Гражданнар җыенында инфраструктура үсеше, волонтерлык проектлары турында фикер алыштылар һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар.
Иске Чаллы авыл җирлегендә Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашында гражданнар җыены узды. Чара беренче яртыеллыкка йомгак ясау һәм халык белән хакимият арасында ачык диалог өчен мөһим мәйданчык булды.
Хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Савинова чыгыш ясады. Ул гражданнарга һәр торак пунктта җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлауда булышлык иткән үзара салым программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде.
Җирлектә барлыкка килгән яңа объектларга аерым игътибар бирелде. Урта Чаллы авылында «Татнефть»ГАҖ гранты ярдәмендә сатып алынган заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Тагын бер мөһим казаныш-Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының грант конкурсында җиңү, ул җирлек бюджетына 2 миллион сум акча керткән. Бу акчаларны тракторга көрәк, янгын сүндерү өчен су савытлары сатып алуга, шулай ук Иске Чаллы авылының Чапаев урамындагы юлның бер өлешенә вак таш түшәүгә юнәлтү планлаштырыла.
Җирлек волонтерларының актив эшләве аерым билгеләп үтелде. «Җиңү волонтерлары» волонтерлар хәрәкәте әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга системалы ярдәм оештыра: маскировка челтәрләре үрә, хуш исле чәйләр әзерләп җибәрә. Хәзерге вакытта инде 90нан артык маскировка челтәре җибәрелгән. Авыл халкы, шулай ук Иске Чаллы мәктәбе укучылары да фронтка һәрьяклап ярдәм итәләр.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев авыл халкына волонтерлык эшчәнлеге һәм бердәмлеге өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Үзенең чыгышында ул шулай ук беренче яртыеллыкта районның социаль-икътисади үсеше, илкүләм проектларны, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышы турында җентекләп сөйләде. Узган җыенда халык күтәргән барлык мәсьәләләргә да җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков шулай ук җыелучылар алдында территория үсеше турындагы диалогны хуплап чыгыш ясады.
Үз чиратында, авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Бәхәсне уяткан төп тема-Нурлат-Кузайкино-Иске Чаллы автомобиль юлының торышы.
Традиция буенча халык җыены бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сыер саву аппаратларын алуга сертификатлар тапшырылды, ә булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика программасы кысаларында мәктәп җыелмалары бирелде. Чара территория үсешенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә хакимият һәм халык арасында турыдан-туры диалогның нәтиҗәлелеген күрсәтте.