Киекле авыл җирлегендә беренче яртыеллыкка йомгак ясалды

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Халык җыены Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашында узды.

Бүген Киекле авылы мәдәният йортында гражданнар җыены узды, анда Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашты.

Халык алдында беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре турында хисап доклады белән Киекле авыл җирлеге башлыгы Лилия Кашапова чыгыш ясады. Билгеле булганча, авыл җирлегенең өч торак пунктында 1600гә якын кеше яши. Халык үзара салым программасында аеруча активлык күрсәтә, һәм быел халык үз торак пунктларын төзекләндерү өчен 936 мең сумнан артык акча җыйган. Әлеге акчалар, республика уртак финанславын исәпкә алып, юлларны ремонтлауга, күрсәткечләр куюга, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга һәм халык өчен мөһим булган башка башлангычларга тотылды.

2025 ел җирлек өчен вакыйгаларга аеруча бай булды. Кизләү авылында заманча фельдшер-акушерлык пунктын  төзү тәмамланды. Киекле авылында суүткәргеч төзү эшләре дәвам итә, ул «Территорияләрне үстерү һәм экология» юнәлеше буенча «Татнефть» ГАҖ конкурсында алган грант хисабына гамәлгә ашырыла. Тагын бер мөһим объект-Чирмешән елгасы аша күпер төзелүе, ул Үрнәк авылын төп инфраструктура белән тоташтырачак. Моннан тыш, Кизләү авылында транспорт үтемлелеген арттыра торган яңа юл төзелде.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев үз чыгышында территорияләрне комплекслы үстерү өчен республика һәм федераль программаларның әһәмиятен ассызыклады. Бу фикерне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков та хуплады, ул мондый проектларны гамәлгә ашыру авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры йогынты ясавын билгеләп үтте.

Халык җыены традицион бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив авыл халкына, юбилярларга һәм күп балалы гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Булачак беренче сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында аларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары бүләк иттеләр. Шулай ук Җомаголовлар гаиләсенә яңа сыер саву аппаратын алуга сертификат тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International