Заманча фельдшер-акушерлык пункты «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында файдалануга тапшырыла.
Нурлат районының Кизләү авылында яшәүчеләр яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетүен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Заманча медицина объектын төзү «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Бәйрәм чарасында Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлады.
"Без ил һәм республика җитәкчелегенә мондый программалар өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа ФАПка авыру сәбәпле түгел, ә профилактика өчен генә мөрәҗәгать итүегезне телим. Ул сәламәтлек кенә китерсен", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Дамир Ишкинеев.
Александр Шадриков авыл медицина хезмәткәрләренең аерым ролен ассызыклады: «Авыл фельдшеры – авылда кирәкле һәм мөһим кеше, ул тәүлегенә 24 сәгать эшли. Илкүләм проектлар барлык тармакларны да колачлый, авыл халкының тормышын яхшырту өчен нәтиҗәле эшли».
Үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев хәбәр иткәнчә, ФАПны төзү һәм заманча стандартлар буенча җиһазлау тулысынча тәмамланган. Барлык кирәкле коммуникацияләр: электр, суүткәргеч, интернет һ.б. үткәрелгән. Яңа пункт 400дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Кизләүдә ФАП ачу – районда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү буенча масштаблы программаның бер өлеше. Быел модульле технология буенча тагын бер ФАП Биләркүл авылында төзелде, ул тиздән халыкка үз ишекләрен ачачак. Моннан тыш, «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча районның башка авылларында 8 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалган.
Моңа кадәр Кизләүдәге ФАП дистә еллар элек төзелгән иске бинада урнашкан иде. Авыл халкына медицина ярдәмен югары класслы белгечләр: ФАП мөдире Гөлнара Зиннурова һәм фельдшер ярдәмчесе Алсу Искәндәрова күрсәтә.
Яңа ФАПның авыл кешеләре өчен никадәр мөһим булуы турында халык үзе дә сөйли. "Элек салкын иде, кайнар су, уңайлы шартлар юк иде. Ә хәзер якты, бөтен уңайлыклар да бар. Безнең фельдшер бик әйбәт, һәркем белән уртак тел таба, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә. Авыл кешеләре өчен шундый кирәкле объект өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт",-дип билгеләп үтте гомер буе хуҗалыкта сыер савучы булып эшләгән авылда яшәүче 74 яшьлек Галия апа Гафиятуллина.
Яңа ФАП сыйфатлы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм профилактик чаралар үткәрү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.