Түбән Нурлат микрорайоны кичә күңел җылысы һәм юмарт кунакчыллык атмосферасына чумды.
Биредә традицион һәм һәркемнең яраткан бәйрәме —микрорайонның визит карточкасына әверелгән һәм халыкны берләштергән «Бал көне»н зур колач белән билгеләп үттеләр.
Әлбәттә, яңа уңыштан бал татып карау үзәк вакыйга булды. Җирле умартачылар "сыек алтын" бүләк итүчеләргә әверелделәр, барлык күршеләрне һәм кунакларны хуш исле уңыш белән горурланып сыйладылар. Һәркем үзенә ошаган тәмле бал сортын татып карады — нәфис чәчәкле балдан алып куе карабодай балына кадәр бар иде.
Ләкин кайнар ризыксыз нинди табын булсын инде ул? Тәмләткечләр салып пешерелгән кайнар пылау әзерләгәннәр. Әлеге татлы һәм күңелле бәйрәмне җирле халыкның актив ярдәме белән «Түбән Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарәсе оештырды. Аның рәисе Айрат Гәрәев иганәчеләргә һәм бу онытылмаслык атмосфераны булдырырга ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде.