Нурлат районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә.
Анда катнашучыларның берсе шәһәрнең 1нче мәктәбе укучысы Игнат Климкин булды. РФ Дәүләт флагы көненә багышланган чарада мәктәп портфелен тапшыру тантанасы узды. Игнатка район хакимияте исеменнән кыйммәтле бүләкне Нурлат районы башлыгы урынбасары Иван Захаров тапшырды.
Игнат-батырларча һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчының улы. Бу тантаналы көнне аңа яхшы билгеләргә укуын, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф һәм яңа уку елында зур уңышлар теләделәр.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе белән бергә район гаиләләренә балаларны 1 сентябрьгә әзерләүдә ярдәм күрсәтү дәвам итә.