Нурлат шәһәре Советының эшләр идарәчесе Александр Ханеня район Башкарма комитетының 2025 елның беренче яртыеллыгында башкарган эшләре турында хисап тотты һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләде.
«Югары Нурлат»ның 2 номерлы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ильяс Төхвәтуллин башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Николай Липатов 2025 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеше һәм 2025 елның икенче яртыеллыгына бурычлар турында хисап бирде.
Докладлардан соң Александр Ханеня һәм Николай Липатов микрорайонда яшәүчеләрдән килгән сорауларга җавап бирделәр.