Нурлатта Россия Дәүләт флагы көнендә бәйрәм чарасы узды

2025 елның 22 августы, җомга

Тантаналы чара «Театр» скверында узды.

Традиция буенча ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды, бу исә дәүләт символларына хөрмәт һәм илебезнең күпмилләтле халкының бердәмлеген ассызыклады.

 

Сәламләү сүзе белән Нурлат районы башлыгы урынбасары Иван Захаров мөрәҗәгать итте.

"Безнең һәрберебез өчен флаг - бердәмлек, патриотик хәтер һәм илебез өчен горурлык символы. Россия - мөмкинлекләр һәм зур казанышлар иле, һәм без шундый бөек дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Барыгызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!" - дип билгеләде ул.

Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы чарага аеруча зур әһәмият бирде. Иван Николаевич төп документны яшь нурлатлыларга шәхсән үзе тапшырды. Алар арасында 2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Диана Маслахова да бар иде.

"Минем өчен истәлекле көнне һәм тантаналы шартларда паспорт алу зур мәртәбә. Бөтен сыйныфтан мондый хөрмәткә бары тик мин генә лаек булдым, һәм мин моңа чиксез шат. Минем белән әти-әнием, әби – бабам да килде», - дип уртаклашты ул.

Бәйрәм игелекле һәм мөһим акцияләр белән дәвам итте. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Иван Захаров махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына «Карбон-Ойл» оешмасы бүләк иткән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Сәхнәдә шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте»ндә актив катнашучыларның әти-әниләрен хөрмәтләделәр. Балаларны тәрбияләгән һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт хатларын Нурлат районында хәрәкәт эшен оештыру буенча баш белгеч Ксения Логинова тапшырды.

Нурлат сәхнә осталары һәм Спас районы иҗат коллективлары катнашында концерт рәсми өлешнең якты дәвамы булды. Бәйрәм кунаклары – «Сеспель» чуваш фольклор ансамбле һәм «Болгар таңнары» татар ансамбле-нурлатлыларны бәйрәм белән котларга махсус килде. Алар бәйрәм рухын тудыруга керткән өлешләре өчен Нурлат районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова тапшырды.

Бу чара бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга ихлас мәхәббәтнең ачык үрнәге булды, дәүләт флагының символ гына түгел, ә буыннарны берләштерүче чын кыйммәт булуын күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International