Спорт мәктәбенең традицион патриотик чарасы хоккей һәм фигуралы шуу бүлекләрендә шөгыльләнүче укучыларны берләштерде.
«Ледок» спорт мәктәбендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм традицион велоузыштан башланды, аны һәр елны уздыру күркәм традициягә әверелде.
Катнашучылар велосипедта һәм самокатта, кулларына триколор тотып, спорт мәктәбе бинасыннан алып «Ак Барс» спорт үзәгенә кадәр барды. Велоузышны спорт мәктәбе тренеры Эдуард Шишкин җитәкләде. Маршрут шәһәрнең төп урамнарының берсе -Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов исемен йөрткән урамнан узуы чарага үзенчәлекле, патриотик нота өсти.
Старт алдыннан велоузышта катнашучыларга тагын бер тапкыр төп дәүләт символларының берсе булган дәүләт әләмен кабул итү тарихы һәм Россия флагының һәр төсенең әһәмияте турында искә төшерделәр.
"Без бу чараны ел саен уздырабыз, һәм быел да искәрмә булмады. Безнең өчен балаларның да, өлкәннәрнең дә шундый әһәмиятле дата турында истә тотуы мөһим. Балаларда патриотизм хисе тәрбияләвебез - бу заманда иң мөһиме", - дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Александр Елагин.
Тантаналы старттан һәм велоузыштан соң бәйрәм асфальтта рәсемнәр ясау буенча иҗади конкурс белән дәвам итте. Фигуралы шуу бүлегенең яшь спортчылары бик матур эш иҗат иттеләр: композициянең үзәгендә - эчендә россия триколоры урнашкан зур йөрәк.
"Шулай итеп без яраткан Ватаныбызга булган мәхәббәтебезне белдердек. Дәүләт флагының төсләре: ак – тынычлык, зәңгәр – тугрылык, кызыл – кыюлык һәм көч дигәнне яхшы беләм. Әләм һәрвакыт безнең белән, спортчылар белән. Трибуналарда триколорлы җанатарларыбыз чыгышлар вакытында безгә ышаныч өсти", - дип уртаклашты инде бишенче ел фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Алинә Вәлиуллина.
Чара бәйрәм һәм бердәмлек атмосферасында тәмамланды, анда катнашкан һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.