Нурлат районы башлыгы «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумында катнашты

2025 елның 22 августы, җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев Казанда Татарстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумында район делегациясен җитәкләде.

Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, вице-премьерлар Дмитрий Григоренко һәм Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин катнашында узды.

Форум Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында оештырылды. Мәйданчык федераль һәм төбәк хакимият органнары, үсеш институтлары вәкилләрен, шулай ук архитектура, урбанистика һәм дизайн өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү буенча карарлар эшләү өчен берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International