Чара Шәһәр мәдәният йортының кече залында район халкы белән җәйге очрашулар кысаларында узды.
Очрашуда район башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, республика Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов катнашты.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Афанасьева Нурлат районында 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бүгенге көндә 616 кешегә хезмәт күрсәтә, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 136 кеше яши. 185 кеше өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы ярдәменнән файдалана. Районда 29 гаилә ведомствоара социаль патронациядә тора, аларда 48 ата-ана һәм 67 балигъ булмаган бала бар. Социаль патронажда торучыларның 60 проценттан артыгы уңай реабилитациягә иреште", - дип сөйләде Елена Игоревна, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатында үткәрелә торган чараларга җентекләбрәк тукталып.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев агымдагы елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, шулай ук СВО сугышчыларына нурлатлылар күрсәтә торган ярдәм турында сөйләде. Шул уңайдан Дамир Азат улы социаль хезмәткәрләргә волонтерлык эшчәнлегенә керткән өлешләре һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде.
Александр Шадриков соңгы вакытта республикада, шул исәптән Нурлат районында уңай үзгәрешләр турында сөйләде.
"Районда йортларга, мәктәпләргә, юлларга, балалар бакчаларына, ФАПларга, су белән тәэмин итү системаларына капиталь ремонт ясала, республика программалары гамәлгә ашырыла. Болар барысы да, беренче чиратта, безнең республика халкы өчен эшләнә», – дип билгеләде ул.