Нурлатта СВОда катнашучы сугышчыларның балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Нурлатлылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә актив катнашалар һәм булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр бирәләр.

Бу юлы шәһәр Мәдәният сараенда узган акциягә хөрмәтле кунаклар – Татарстан Респуббликасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм республика Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов та кушылды. Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар гаиләләрендәге сигез бала портфельләр алды.

Алар арасында 9нчы мәктәпнең булачак беренче сыйныф укучысы Арсений Дютин һәм аның әнисе Анастасия Сергеевна да бар. Гаилә башлыгы Игорь Петрович СВО зонасына өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның октябрендә китә. 2024 елның 29 июлендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була.

 

"Ирем СВОга киткәндә Асенийга 3 яшь кенә иде. Ул аны, әлбәттә, аз хәтерли, әмма без аңа һәрвакыт аның турында сөйлибез, героебызны искә алабыз", - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International