Пәнҗешәмбе көнне, 21 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚.
Көндез максималь температура +21..+24˚