Нурлатның 8нче мәктәбендә спорт залын төзү – контрольдә

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Район хакимияте һәм подряд оешмасы вәкилләре Нурлатның 8нче мәктәбендә төзелеп  килүче спорт залын карап чыктылар.

Объекттагы эшлекле киңәшмәдә Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм «Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ генераль директоры урынбасары Виктор Никитенко катнашты. Алар эшләрнең җитештерү темплары һәм аларның сыйфаты белән таныштылар.

Визит барышында подрядчыга төзелеш графигын һәм барлык этапларда югары сыйфат стандартларын тайпылышсыз үтәүне тәэмин итү йөкләнде.

Төзелеш барышы - Нурлат районы Башлыгының шәхси контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International