Планлы рәвештә газ бирүне туктатып тору!

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар!

Газ бүлү челтәрләрендә планлы эшләр башкарылу сәбәпле газ бирү 2025 елның 22 августында иртәнге сәгать 7.00дән алып 2025 елның 23 августында 17.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәренең Тимерьюлчылар, Шикәрчеләр мкр., Югары Нурлат мкр., Түбән Нурлат микрорайонында Ключи, Яңа Иглай т. п., Иске Иглай т. п., Некрасовка т. п., Якты Күл т. п. туктатылып торачак.

Сездән түбәндәгеләрне үтенәбез:

 Газ приборларындагы барлык краннарны ябарга;

- Газны биргәнче һәм «Нурлатгаз» ЭПУ хезмәткәрләреннән мәгълүмат алганчы газ приборларын кабызмаска;

 Газны яңадан бирә башланганда игътибарлы булырга;

- Газ җайланмасын кабызганда газ исе чыгуы ачыкланса, кичекмәстән авария-диспетчерлык хезмәтенә 104, 8(84345)2-13-86 телефоннары буенча хәбәр итәргә.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!

Аңлап кабул итүегезне  үтенәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International