«Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре хезмәттәшлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша алдылар.
Форумның мәртәбәле кунаклары арасында – Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Ворона, шулай ук КХРның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэй. Форум 33 илдән 10 меңнән артык кунакны җыйды.
«Әлеге абруйлы халыкара форумда катнашу безгә Нурлат турында дөньякүләм икътисадый платформада белдерергә һәм төбәгебезнең инвестицион климатының җәлеп итүчәнлеген күрсәтергә уникаль мөмкинлек бирә. Форумның сессия чаралары һәм бизнес-очрашулары барышында без үзебезнең мөмкинлекләребезне киң итеп презентацияләдек. Безнең өстенлегебез - Кытай Халык Республикасы белән ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру, бер үк вакытта Россия Федерациясе субъектлары һәм дөньяның башка илләре инвесторлары белән хезмәттәшлекне ныгыту», - дип билгеләп үтте Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев.