Бу - «Нурлат йолдызлыгы» социаль проектларга һәм инициативаларга ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының «Күршеләр - иң якын кешеләр» проекты кысаларында оештырган икенче чарасы.
Мәгълүм булганча, Резеда Гиняеваның авторлык проекты Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылган «Курше-фест» республика конкурсында җиңүче булды. Беренче чара- «Бию – фест» - июль ахырында узды. Проект чын-чынлап кешеләрне берләштерә, җылылык һәм үзара аңлашу атмосферасы тудыра.
Бу юлы очрашу урыны итеп Гагарин урамындагы 28нче йорт ишегалды сайланды. Берничә сәгатькә ишегалды күрше йортлардан килгән хуҗабикәләр арасында кулинар ярыш мәйданчыгына әверелде-биредә «Милли ризыклар» конкурсы узды.
Күршедәге 24нче йортта яшәүче Зөлфирә Идиятуллина бу көнне эшеннән аеруча ашыгып кайткан, ул «Чык тамчысы» балалар бакчасында завхоз булып эшли.
"Мин Гагарин, Сәлимҗанов һәм Карл Маркс урамнарындагы җиде йортта яшәүчеләрне берләштерүче «Курше-Фест» төркемендә торам. Аны мессенджерда проект башлангач ясадылар. Конкурс турында мин нәкъ менә шуннан белдем. Татар ризыкларын әзерләргә бик яратам, шуңа күрә үз көчемне сынап карарга булдым, кош теле әзерләдем", - дип уртаклашты ул.
Табыннар татар милли ризыкларыннан: чәкчәк, бәлеш, гөбәдия, бавырсактан сыгылып торды... Бәйрәм кунаклары тәмле милли ризыкларыбыз белән рәхәтләнеп сыйланды. «Барысы да җиңү өчен. Нурлат» һәм «Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге» волонтерлары хуш исле үләннәр белән чәй ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Ә татар милли ризыгы - кыстыбый пешерергә өйрәнергә теләүчеләр шәһәр кафесы чатыры астына җыелды. Биредә оста пешекчеләр Айсылу Зирзизова һәм Миләүшә Мотыйгуллина пешерү процессын башыннан ахырына кадәр күрсәтте һәм кулинария серләре белән уртаклашты. Сүз уңаеннан, бәйрәмнең беренче 100 кунагы кыстыбыйны бушлай татып карады. Мондый мөмкинлекне аларга якташыбыз, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин бүләк итте.
Гагарин урамындагы 28нче йортта яшәүче Шаһидуллиннар гаиләсе өчен бу көнне икеләтә бәйрәм булды. Гаилә башлыгы үзенә 63 яшь тулуын һәм тормыш иптәше Рузалия Миңнәхмәт кызы белән бергә 41 ел тату гомер итүләрен билгеләп үтте.
"Шулай туры килүе бик күңелле. Күршеләр туганнарыннан да якынрак була, диләр. Без алар белән тәүлек буе аралашабыз дип әйтергә була. Бу йортта 30 елдан артык яшибез, күршеләребез бик дус. Бәйрәмне безнең ишегалдында оештыруларына бигрәк тә шатланабыз. Шулкадәр күп кеше җыелды! Мондый чараларны уздыру күркәм традициягә әйләнсен иде", - диде Рәис Шаһидуллин.
«Күршеләр – иң якын кешеләр» проекты авторы Резеда Гинияева аларга изге теләкләр белән бүләк тапшырды һәм проектның күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм ишегалды күршеләре арасында аралашуны җанландыруга керткән өлешен билгеләп үтте.
Моннан тыш, бу көнне «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруда катнашучы бер төркем актив күршеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Катнашучыларга җылы теләкләр белән район башлыгы урынбасары Иван Захаров мөрәҗәгать итте.
Хәтта кинәт ява башлаган яңгыр да кәефне бозмады. Ишегалды күңел ачулардан шаулады - кешеләр үзешчән артистларның чыгышларыннан ләззәтләнделәр, халык уеннарында катнаштылар, "Умырзая" фольклор ансамбле башкаруында яучылау татар традициясе белән таныштылар, "Ачык микрофон"да үз талантларын күрсәттеләр, яшь нурлатлыларны исә «Фанни-шоу» аниматорлары уйнатты.…
«Күршеләр – иң якын кешеләр» проекты республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегаллары буш тормасын, ә шәһәр халкы өчен ял итү һәм аралашу урынына әйләнсен, дигән максатны тормышка ашыруга юнәлдерелгән дә инде.
Бу бәйрәмнән соң күршеләрне яңа очрашу көтә: тиздән проект кысаларында йомгаклау фестивале – «Кичке җыен» узачак. Биредә шахмат турниры һәм татар милли ризыгы - өчпочмак әзерләү буенча мастер-класс булачак.
Шулай ук оештыручылар бу йортларда яшәүчеләр арасында үткәрелгән конкурсларга йомгак ясаячак:
«Иң матур өй алды бакчасы»;
«Иң яхшы йорт идарәчесе»;
- «Иң җырлаучы күршеләр»;
- «Иң биюче күршеләр»;
- «Иң тату подъезд».
Һәр номинациядә жюри өчәр җиңүчене билгеләячәк, алар мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар, иң тату йорт – истәлек тактасы, ә иң актив подъездлар йорт яны эскәмияләре яки шахмат өстәлләре алачак.