«Кондырча» ландшафт паркында балалар өчен анимацион программа уздырдылар

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

«Татарстанда - җәй» проекты кысаларында «Грани» мәдәни – ял үзәге хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч чара оештырды.

Уеннар «Кондырча» ландшафт паркында «Төрле төстәге уен» анимацион программасы рәвешендә узды, ул балаларга күңелле кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте. Яңгырлы һава торышыннан соң кояшлы көн саф һавада актив ял итү өчен идеаль мөмкинлеккә әверелде.

Чара программасына команда рухын, креатив фикерләүне һәм физик активлыкны үстерүгә юнәлдерелгән төрле уеннар кертелгән иде. Балалар барлык тәкъдим ителгән ярышларда да зур энтузиазм белән катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International