«Сугышчан туганлык» махсус операция зонасына 37нче гуманитар ярдәмне илтеп кайтты

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге бу мөһим инициатива янәдән шактый күләмдә ярдәм китерүне оештырырга мөмкинлек бирде.

Әлбәттә, мондый мөһим сәфәргә әзерлек күптән алданрак башланды. Волонтерлар һәм битараф булмаган райондашлар бер айга якын вакыт дәвамында акчалар җыйдылар, сугышчылар өчен кирәкле техника сатып алдылар, тәмле әйберләр әзерләделәр, киемнәр тектеләр, маскировка челтәрләре үрделәр.…

Һәм менә билгеләнгән көнгә алар боларның барысын да махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән гуманитар ярдәм җыю пунктына әверелгән Халыклар дуслыгы йортына алып килделәр. Ә инде юлга чыгу көнендә биредә халык шулкадәр күп иде, кем әйтмешли, алма төшәрлек урын да юк иде. Берәүләр тартмаларны төреп, төрле төстәге скотч белән тамгалыйлар, бу теге яки бу хәрби частьта бушатканда уңайлы булсын өчен эшләнә, икенчеләре техниканы әзерләп бетереп киләләр, өченчеләре, чылбыр булып тезелешеп, боларның барысын да машиналарга төйиләр.

Рөстәм Закиров һәм Ринат Миңнебаев, мәсәлән, яраланучыларны һәм һәлак булганнарны сугыш кырыннан эвакуацияләү өчен махсус җайланмаларны  ясап бетереп киләләр иде.

"Сугышчылардан фронтта аларга ихтыяҗ зур булуы хакында белдек. Аларны, әлбәттә, маркет-плейсларда заказ бирергә мөмкин, ләкин күпкә кыйммәтрәк чыга. Интернетта аларны мөстәкыйль рәвештә ничек ясарга икәнен карадык, бернинди кыенлыгы да юк. Бу эшне шулай башладык",-дип уртаклаштылар алар, барлыгы 100 дән артык носилка-волокуша ясадык инде.

“Маскировочка” төркеме әгъзалары чираттагы тапкыр гомуми эшкә үз өлешләрен  кертте. Аның җитәкчесе Анжела Туктарова сүзләренә караганда, бу җибәрүгә генә дә алар 24 челтәр үргән.

- Сугышчыларның үзләре, шулай ук аларның туганнары һәм якыннары заявкалары буенча эшлибез. Бер 6 метрлы челтәр ясау өчен 3-4 сәгать вакыт китә, бу 5-6 кеше үреп, барлык кирәкле материаллар әзер булу шарты белән, – диде Анжела Викторовна. - Моннан тыш, без мәдәният бүлеге белән дарулар һәм дымлы салфеткалар сатып алу өчен акча җыю турында игълан иттек. Уртак көч белән сугышчылар өчен 34 тартма әзерләнде.

Гуманитар сәфәргә нурлатлылар белән бергә тәүге тапкыр Яр Чаллыдагы Нурлат якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Әхәт Галәветдинов та барды.

- Үзебездә, Яр Чаллыда да без фронтка актив ярдәм итәбез, бу юлы Нурлаттагы якташларыма ярдәм итәргә булдым. Без аларга нурлатлылардан сәламнәр, кирәкле нәрсәләр тапшырачакбыз һәм сугышчыларның рухын да күтәрәчәкбез, – диде ул.

 

Фирдүс Тямаевның чираттагы тапкыр якташлар янына килүе хәрбиләр өчен бу юлы да күңелле сюрприз булган.

- Тыгыз эш графигы аркасында махсус хәрби операция  зонасына һәрвакытта да барып булмый, әмма ай саен концерт акчаларыннан якташларыма ярдәм итү өчен билгеле бер сумма бүлеп бирәм. Бу юлы үз социаль челтәрләремдә егетләр янына җыенам дип анонс бирдем, битараф булмаган казанлылар аларга дип күчтәнәчләр салынган тартмалар китерә башладылар. Шул рәвешле тулы бер автобус ярдәм җыелды, - дип уртаклашты җырчы. Башкала халкы тапшырган барлык күчтәнәчләрне дә ул шәхсән үзе фронт линиясе буенча таратып чыккан.

Бу юлы исә "Хәрби туганлык" алгы сызыкка 60 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән өч йөк машинасы белән барды. Сугышчыларга «Лада Нива», УАЗ автомобильләре, икешәр «Ока» автомобиле һәм мотоцикл, шулай ук өч таккыч илткән алар.

- Без фронт сызыгы буендагы 48 хәрби подразделениегә барып җиттек. Моннан тыш, балалар учреждениеләренә, алар арасында Лутугинодагы балалар йорты һәм Рубежныйдагы тернәкләндерү үзәге дә бар, канцелярия кирәк-яраклары, китаплар, яңа киемнәр һәм аяк киеме тутырылган 50дән артыграк тартма тапшырдык. Гуманитар йөккә шулай ук БПЛАларны ачыклау чаралары, һөҗүм-разведка дроннары, рацияләр, төрле типтагы фортификацияләр төзү өчен 40 кубометр агач материаллары, медикаментлар һәм авыр шартларда сугышчан бурычларны үтәү өчен башка техник чаралар керде, – дип сөйләде «Хәрби туганлык» җитәкчесе Зиннур Мотаһиров.

Нурлат волонтерларының сәфәре бу юлы да гуманитар миссияне җитәкләгән район башлыгы Дамир Ишкинеевка Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән чираттагы тапкыр очрашу мөмкинлеген бирде.

Ышанычлы тыл белән тәэмин иткән  сугышчылар исә үзләренең видео аша сәламләүләрендә һәркемгә  ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, бары тик бергә генә без Җиңүне якынайта алабыз, дип билгеләп үттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International