Нурлатның үзәк мәйданында төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән яшь буын вәкилләрен хөрмәтләделәр.
«Театр» скверы сәхнәсеннән Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән нурлатлыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады.
"Районда яшьләргә үсеш, эшләү, ял итү өчен шартлар тудыру буенча зур эш алып барыла. Нурлат яшьләренең җитештерүдә генә түгел, районның иҗтимагый тормышында да актив булуы сөендерә", - диде ул һәм махсус хәрби операция сугышчыларына көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәткән волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Биредә үк бүләкләү тантанасы да узды: эшләүче яшьләр арасыннан волонтерларга, шулай ук җирле аграр техникум студентларына актив тормыш позицияләре, социаль әһәмиятле эшчәнлекләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашулары, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Бүләкләү тантанасын район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова дәвам итте. Ул бүлекнең Рәхмәт хатларын, шулай ук белгечләргә, укытучыларга, «Яшь гвардия» иҗтимагый хәрәкәте активистларына «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәгенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте