Нурлатта мавыктыргыч автоярышлар узды

2025 елның 16 августы, шимбә

Бүген Нурлат шәһәренең «Кондырча» ландшафт паркыннан ерак та түгел «Узыш юлы» дип исемләнгән спорт-күңел ачу автомобиль ярышлары узды, алар экстремаль юлсыз җирдән йөрергә яратучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Бу - районда күпсанлы тамашачыларны җыйган мондый дәрәҗәдәге беренче ярышлар.

 

Трасса ярышларның атамасын тулысынча аклады, экипажларга җитди сынаулар тәкъдим итте: текә күтәрелешләр һәм төшүләр, сулы урыннар, бигрәк тә яңгырлы көннәрдән соң, бик зур сазлыклы җирләр. Автомобильләр пычракны көчкә җиңеп чыга – чыга барды, кайчак батып калган экипажны тартып чыгару өчен ярдәм дә кирәк булгалады. Бу катнашучылар өчен осталыкны сынау һәм гаиләләре белән килгән җанатарлар өчен онытылмас тамаша булды.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Инициатив төркемгә Нурлатта автомобиль ярышларын яңартулары өчен рәхмәт белдерәм. Мондый ярышларны уздыру яхшы традициягә әверелер дип ышанам. Барыгызга да яхшы стартлар һәм уңышлы финиш телим!"- диде Дамир Азат улы.

Ярышларның баш хөкемдары, оештыручыларның берсе Сергей Рыбаков катнашучыларның трассада да, тамашачылар өчен зоналарда да куркынычсызлык техникасын үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирде.

Трассада внедорожникларда 21 экипаж көрәште. Ярышлар 500, 700 һәм 1000 метр дистанцияләрдә өч номинациядә узды. Беренче булып сток классында автомобильләр старт алды (11 катнашучы), аннары эстафетаны ТР1 класслы внедорожниклар кабул итте. Спорт узышларын югары осталык күрсәткән иң куәтле ТР2 класслы машиналар төгәлләде.

Моннан тыш спортның һәркем өчен ачык булуын исбатлаган төрле яшьтәге пилотлар һәм штурманнарның катнашуы аеруча кызыксыну уятты. Катнашучылар арасында 57 яшьлек Владимир Морозов та бар иде. Ул якын арада махсус хәрби операция сугышчыларына китәчәк УАЗ - кабриолетта чыгыш ясады.

 "Бу инде мин СВО зонасына җибәрергә әзерләгән өченче автомашина. Бу УАЗны 252нче полк сугышчыларына җибәрәм, - дип билгеләде Владимир.  Ул аларга яралыларны сугыш кырыннан чыгару өчен кирәк. Машина яңа түгел, 40 еллык диярлек, ләкин трассада үзен бик яхшы күрсәтте. Фронтта да сынатмас дип өметләнәм. Киләсе атнада ук аны тиешле урынга җибәрәчәкбез".

Ярышлар күпсанлы тамашачыларны җыйган һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән Нурлат өчен онытылмаслык вакыйга булды. Узыш йомгаклары буенча барлык өч номинациядә дә иң көчле экипажлар ачыкланды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Нурлат шәһәренең Үзәк мәйданында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International