Бүген «Нур» татар мәдәнияте үзәгенең актлар залында «Түбән Нурлат» микрорайонында яшәүчеләр җыены узды.
Нурлат шәһәре Советының эшләр идарәчесе Александр Ханеня Башкарма комитетның 2025 елның беренче яртыеллыгында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча эшчәнлеге турында хисап тотты һәм икенче яртыеллыкка бурычларны билгеләде.
3 номерлы Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Айрат Гәрәев шулай ук башкарылган эшләр турында хисап тотты. Халык пенсия белән тәэмин итү һәм юлларның торышы мәсьәләләрен күтәрде - икесе дә контрольгә алынды.