Нурлатта милли ризыклар бәйрәме узачак

2025 елның 16 августы, шимбә

18 августта Нурлатта Гагарин урамы, 28 йорт адресы буенча «Татар сые» гастрономия ярминкәсе узачак.

Бу - «Нурлат йолдызлыгы» социаль проектларга ярдәм үзәгенең «Күршеләр – иң якын кешеләр» проекты кысаларында уздыра торган икенче чарасы.

Программада:

һәр подъезддан әзерләнгән ризыклар конкурсы;

шәһәр кафесыннан кыстыбый әзерләү буенча мастер-класс;

спорт уеннары һәм конкурслар;

үзешчән сәнгать артистлары чыгышы;

Нурлат якташлыгы берләшмәсенең фольклор ансамбле оештырган милли уеннар.

Башлана-17.00 сәгатьтә.

Бәйрәмгә килгән беренче 100 катнашучыга  - бушлай кыстыбый һәм чәй.

6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International