Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев «Театр» скверында төзелеш тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
"Төзүче-ул иҗат итүче кеше. Без Нурлат төзүчеләренә иҗтимагый киңлекләр, күп фатирлы йортлар, социаль-мәдәни объектларны төзүләре һәм төзекләндерүләре өчен рәхмәтле. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңа объектлар төзүдә уңышлар телим», – диде район башлыгы, төзүчеләр ярдәме белән Нурлат һәм район авыллары елдан-ел матурлана бара, дип билгеләп үтте.
Монда ук Дамир Ишкинеев тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының һәм Нурлат районы башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.
Район үзешчәннәре белән бергә сәхнәгә Нурлат кунагы – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты хезмәткәре полиция майоры, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Татарстанның атказанган артисты Игорь Горчаков та чыкты. Ул патриотик, шулай ук лирик җырларны рус телендә генә түгел, татар телендә дә башкарды. Дамир Ишкинеев аңа нурлатлылар исеменнән рәхмәт белдерде, җырларының тамашачылар йөрәгенә кереп калуын билгеләп үтте.