Нурлатта балалар һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауда "Алдынгылар хәрәкәте"нең роле турында фикер алыштылар

2025 елның 15 августы, җомга

Бу мәсьәлә Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы тәрбия эше буенча Совет утырышының  төп темасы булды.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге утырыш эшендә төрле ведомстволар, мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Нурлат районында «Алдынгылар хәрәкәте»н оештыру буенча баш белгеч Ксения Логинова балалар һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауда куркынычсыз мохит булдыру эше турында сөйләде. Бүген районда гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтендә 4086 катнашучы, 36 остаз бар, мәгариф оешмаларында, мәдәният, спорт учреждениеләрендә 36 башлангыч бүлекчә булдырылган. Быел «Алдынгылар хәрәкәте»нә 20 яшь нурлатлы кабул ителгән.

"Хәрәкәт сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту чараларын үткәрә, хәрби-патриотик, спорт, ирекле, экологик, мәдәни юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыра», – дип билгеләде Ксения Логинова.

Республика дәрәҗәсендә дә уңышлар бар. Мисал өчен, «Аҗаган 2.0» федераль проекты нәтиҗәләре буенча, анда 1930 нурлатлы катнашкан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International