Нурлатта шәһәр Советы һәм IV чакырылыш район Советы депутатларының йомгаклау утырышы узды.
Шәһәр һәм район Советлары депутатлары Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә нигездә Нурлат муниципаль районы Советы һәм Нурлат шәһәре Советы карарларына үзгәрешләр кертүгә кагылган берничә мәсьәләне карады.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева бюджет өлешендәге үзгәрешләрне, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Олеся Титарева – хосусыйлаштыру, шәһәр Советы эшләре белән идарә итүче Александр Ханения – шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Монда ук Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова үз өлкәсе эшчәнлеге буенча хисап тотты, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнур Бәхтияров район Советының җирдән файдалану кагыйдәләре турындагы карарының үз көчен югалтуын тану турында сөйләде.
Утырышның көн тәртибенә Нурлат районының танылган шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләре дә кертелде. Мәсәлән, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Алмаз Әхмәтшинның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан һәм Биккол авыл җирлегендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап чыгып, район Советының юридик бүлеге баш белгече Наилә Асылмәрданова «Киләчәк» балалар иҗат үзәгенә А.С. Әхмәтшин исемен бирү мәсьәләсен җиткерде, шулай ук педсовет утырышы беркетмәсеннән өземтәгә нигезләнеп, Каравыл Тавы мәктәбенә Советлар Союзы Герое А.И. Кузнецов исемен бирү турында карар кабул ителде. Утырышта йомгаклау мәсьәләсе итеп район Советының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары буенча комиссия составы турындагы карарына кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү каралды.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.
Нурлат районы Советы рәисе Дамир Ишкинеев депутатлар корпусына 5 ел дәвамында актив һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ахырда депутатлар истәлек өчен фотосурәткә төште.