Шәһәр һәм район сайлау комиссияләре 2025 елның 14 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көненә актив әзерлек алып бара.
Бу көнне Татарстан Республикасы Рәисен сайлау буенча ике сайлау кампаниясе һәм Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы муниципаль берәмлекләренә депутатлыкка кандидатлар сайлау оештырылачак.
Территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре Алсу Рәхмәтуллина һәм Ольга Бурнашевская участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары белән сайлауларны оештыру, сайлау хокукын саклау, куркынычсызлык нигезләре һәм башка мәсьәләләр буенча семинар үткәрде.