«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында, Халыкара Сәламәт йөрәк көнендә, Нурлат үзәк район хастаханәсендә «Йөрәгеңне кайгыртырга вакыт» дигән профилактик акция узды.
Чара халыкка йөрәк - кан тамырлары авыруларын профилактикалауның мөһимлеге турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде, дип сөйләделәр Нурлат үзәк район хастаханәсендә.
Сырхауханә холлында теләгән һәркем сәламәт туклану, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту буенча киңәшләр язылган тематик буклетлар ала алды. Медицина белгечләре пациентлар белән әңгәмәләр үткәрде, йөрәк авыруларының беренче билгеләрен ничек танырга һәм куркыныч факторларын контрольдә тотарга кирәклеген аңлатты.
Акцияне оештыручылар искә төшергәнчә, йөрәкне кайгырту гади, әмма мөһим адымнардан башлана: даими рәвештә караулар, баланслы рацион, физик активлык һәм уңай кәеф тудыру. Бу чаралар сәламәтлекне сакларга һәм актив гомер елларын озайтырга ярдәм итә.
Нурлат үзәк район хастаханәсендә халыкның сәламәт яшәү рәвеше турында хәбәрдарлыгын арттыру өчен даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә.