Нурлат районында беренче халык җыеннары узды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев Якушкино һәм Гәйтән авыл җирлекләрендә беренче яртыеллык йомгаклары буенча беренче җыенда катнашты.

Традиция буенча авыл халкының район җитәкчелеге белән очрашуы актив узды.

Башта авыл җирлекләре башлыклары Якушкинода  -  Хәким Хәмидуллин һәм Гәйтәндә Наталья Авдеева агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Докладлар СВО,  сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, волонтерлык эшчәнлеге темасыннан башланды. Район башлыгы Дамир Ишкинеев үз чиратында бу авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, теләсә нинди ярдәм – сугышчының коткарылган гомере, дип билгеләп үтте.

Шулай ук җирлек башлыклары республика программалары, үзара салым программалары, иҗтимагый эшчәнлек буенча хисап тотты, агымдагы чорга планнар турында сөйләде.

Гражданнар җыеннары бүләкләү белән дәвам итте. Мәсәлән, Якушкино авыл җирлегендә 6 бала тәрбияләүче Людмила Федоровна белән Валерий Николаевич Акмурзиннарны бергә яшәүләренең 50 еллыгы белән котладылар, булачак беренче сыйныф укучысы Диана Казаковага бүләк тапшырдылар, ә Абрыскино авылыннан Якушкино урта мәктәбе укытучысы Светлана Сандрюхинага волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашуы өчен җирлек башлыгының Грамотасы тапшырылды. Гәйтән авыл җирлегендә Сергей Глушкин гаиләсенә сыер саву аппараты сатып алуга сертификат тапшырдылар: аларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 6 савым сыеры бар.

Шулай ук бүген Чулпан, Би Күле, Яңа Тумба һәм Заречный авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары узды. Очрашуларда авыл халкы предприятие җитәкчеләренә үз сорауларын бирә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International