“Чияле алан " лагерында ял итүче балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга өйрәнә

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Бүген «Чияле алан» балалар лагерында гадәти булмаган һәм әһәмиятле дәрес узды — гадәтләнгән уеннар һәм күңел ачулар урынына балалар ачык янган ялкынны сүндерергә өйрәнде!

73нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге башлыгы Альмарис Талипов белән бергә янгын куркынычсызлыгы буенча мавыктыргыч инструктаж үткәрде.

Балалар дөрес эвакуацияләнү кагыйдәләрен, бәла-каза чыгу очрагында кая шалтыратырга һәм хәтта янгынны ничек булдырмаска икәнен өйрәнде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кагыйдәләр турында сөйләп кенә калмадылар, ә аларны үтәүнең ни өчен шулай мөһим булуын аңлаттылар. Хәзер лагерьның яшь кунаклары ашыгыч хәлдә үзләре дөрес эш итеп кенә калмыйча, үз якыннарын да шуңа өйрәтә алачак.

Мондый күнекмәләр - формальлек кенә түгел, ә тормышны саклап калу өчен реаль мөмкинлек. Куркынычсызлык турындагы белем — үзеңне саклый торган белем бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International