Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Зиннур Мотаһиров җитәкләгән “Хәрби туганлык "ның җирле бүлеге вәкилләре, Татарстанның Атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм Яр Чаллыдагы Нурлат якташлык җәмгыяте җитәкчесе Әхәт Галәүтдинов белән берлектә махсус хәрби операция үткәрелү зонасына 37нче гуманитар ярдәм җыю оештырды һәм илтеп кайтты.
Акция кысаларында 60 тоннадан артык йөк төялгән өч йөк машинасы, шул исәптән автомобильләр (Лада Нива, УАЗ, ике Ока һәм ике мотоцикл), өч прицеп, дроннарны ачыклау чаралары, рацияләр, ныгытмалар төзү өчен агач материаллар, медикаментлар, азык-төлек һәм шәхси посылкалар җибәрелде.
Гуманитар ярдәм фронт сызыгы буйлап урнашкан 48 хәрби бүлек арасында бүленә. Моннан тыш, ярдәмне Лутугино (ЛХР) һәм Рубежныйдагы балалар йортлары алды, аларга канцелярия кирәк-яраклары, китаплар, балалар өчен яңа кием һәм аяк киемнәрен илттеләр. Шулай ук ике госпитальгә дә ярдәм күрсәтелде.
Дамир Азат улы Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллинга йөкләрне илтүне оештыруда булышлык күрсәтүләре өчен, шулай ук Нурлат районында яшәүчеләргә, волонтерларга, иҗтимагый оешмаларга һәм хезмәт коллективларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
"Сезнең битараф булмавыгыз һәм ярдәмегез безнең сугышчыларыбыз өчен бик зур әһәмияткә ия!"- дип ассызыклады район башлыгы.