Татарстанда яшәүчеләрне Интернет челтәрендә БПЛА очышларының, шулай ук аларның һөҗүмнәренең мөмкин булган нәтиҗәләре фото һәм видеоларын урнаштыру тыелуы турында кисәтәләр

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Тагын бер тапкыр сезнең игътибарыгызга  нинди мәгълүматны бастырып чыгару тыелуы турында аңлатып үтәбез:

 күктә пилотсыз очкычларның очыш кадрлары, аларда урынны күрсәткән (йортлар, заводлар һ. б.) аерып булган теләсә нинди ориентир булган кадрлар;

 

ПВО эшли башлау кадрлары - бу аларның урнашу урыннарын ачыкларга ярдәм итүе ихтимал;

 мөмкин булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә җимерелгән кадрларны урнаштыру да тыела.

Мондый материалларны бастырып, сез оператив хезмәтләр эшенә комачаулавыгызны истән чыгармагыз. Әгәр дә сез күктә БПЛА күрсәгез, беренче чиратта, бу хакта 112 номерына шалтыратып хәбәр итегез.

Фото - һәм видео материалларны бастыруны тыю тулаем алганда террорчылык актлары нәтиҗәләренә кагыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International