Су бирү вакытлыча туктатылачак!

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар!

«Промочистка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мәгълүматлары буенча, иртәгә, 13 августта, сәгать 09:00дан 13:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең үзәк өлешендә һәм күпчелек микрорайоннарда (Тимерьюлчылар һәм Шикәрчеләр микрорайоннарыннан тыш) су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.

Алдан әзерлек күрүегезне сорыйбыз.

Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм аңлап кабул итүегез өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International