Нурлат районында АЧС һәм кош гриппын профилактикалау: чаралар 2026 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Татарстанда 1 июльдән африка дуңгыз чумасын һәм югары патогенлы кош гриппын профилактикалау чаралары башланды.

Ул киләсе елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм әлеге йогышлы авыруларның килеп чыгуына һәм таралуына юл куймауга юнәлдереләчәк.

Нурлат районының дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу чорда шулай ук барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда дуңгызларны һәм йорт кошларын исәпкә алуны дәвам итәчәк, гражданнар белән аңлату әңгәмәләре үткәрәчәк, белешмәлекләр таратачак һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International