Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм! Сезнең һөнәрегез иң кирәкле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе булып тора һәм шулай булып кала да — төзүчеләр кулы белән булдырылган бар нәрсә дә кешеләрнең күп буынына хезмәт итәчәк. Төзүчеләр эшенең мөһимлеген республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та берничә мәртәбә ассызыклады: төзелеш сезоны кызган вакытта шәһәрләребезне яхшырак һәм уңайлырак итү өчен объектларда меңләгән кеше эшли!
Сезнең хезмәт сөючән кулларыгыз белән Нурлат районында юллар төзелә, җәмәгать территорияләре төзекләндерелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары төзелә. Һәм бу заманның үзгәрүен, перспектив проектларның тормышка ашырылуының һәм районның инфраструктурасы үсешенең иң яхшы күрсәткече.
Авыр, барыбызга кирәкле хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм казанышлар, яңа проектларны гамәлгә ашыруда тотрыклылык һәм уңышлар юлдаш булсын!
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм эшегездә уңышлар телим!
Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Дамир Ишкинеев