Үрнәк авылында күңелле очрашу: «Грани» үзәге халыкка онытылмаслык бәйрәм рухы бүләк итте

2025 елның 9 августы, шимбә

«Грани» мәдәни-ял үзәге Үрнәк авылында матур бәйрәм оештырды, ул җирле халыкны гына түгел, берничә буынны берләштереп, шушы торак пунктта туып-үскән кешеләрне дә җыйды.

«Йөрәкләрдә Җиңү уты яна» дип аталган концерт программасы чарага килгән һәркемгә хис-кичерешләр, җылы очрашулар һәм күңелле атмосфера бүләк итте.

Бу бәйрәм 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында җиңү яулаган «Гаилә территорияләре» проекты кысаларында үткәрелгән өченче чара булды. Проектның инициаторы - «Грани» мәдәни-ял үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова. Проектның төп максаты - үз мәдәният йортлары булмаган кече һәм ерак авылларда яшәүчеләрне районның мәдәни тормышына җәлеп итү. Моңа кадәр үзәк коллективы күчмә концертлар белән Октябрина һәм Бутаиха торак пунктларында булган, хәзер дә үрнәккә бәйрәмне шатланып алып килгәннәр.

Авыл халкы Нурлаттан килгән кунакларныартистларны чын күңелдән шатланып каршы алды. Авыл кибете янындагы мәйданчыкка кешеләр чара башланганчы ук җыела башлады. Барысына да күңелле шөгыль табылды. Чәчтараш зонасы эшләде, анда мастер Елена Гольнева социаль бәяләр буенча үз хезмәтләрен күрсәтте. Теләге булганнар мәдәният йорты хезмәткәре Айгөл Сәлахова җитәкчелегендә «Дуслык» мастер-классында катнашып, «Солдатка хат» акциясе кысаларында махсус хәрби операция сугышчыларына хат яза алдылар, балалар открыткалар ясады. Биредә үк үзәк китапханәнең «Сәлам сиңа, Бөек Җиңү» дигән күргәзмәсе дә эшләде. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее сугыш чоры уникаль экспонатлары белән күчмә экспозиция, шулай ук «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. Сәүдә нокталары гөрләде, балалар өчен күңел ачу мәйданчыгы оештырылды.

Бәйрәм рухын исә импровизацияләнгән сәхнәдә концерт программасы тудырды. Биредә «Сердәш» татар халык ансамбле, район үзешчәннәре Миләүшә Кәримова, Рәис Газизов, Сәмигулла Рәхмәтуллин, Антонина Артамонова һәм башкалар чыгыш ясады. Якташыбыз, популяр татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова чыгышы кунакларга зур бүләк булды.

Оештыручылар авылның кайбер кешеләренә дә бүләкләр тапшырдылар. Радик белән Наилә Мостафиннарны алтын туйлары белән котладылар. Сәхнәдән махсус хәрби операция сугышчысы әти-әнисен Мәүлет һәм Софья Галәүтдиновларны да хөрмәтләделәр. 95 яшьлек Сания Мостафина һәм быел беренче сыйныфка барачак Лиана Антонова бүләккә лаек булдылар.

Авыл халкы да читтә калмады, котлаулар белән чыгыш ясады, җылы хатирәләр белән уртаклашты, аралашты. Оештыручылар адресына да аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

"Мин Үрнәк кызы, күп еллар ирем белән Нурлатта яшәдек, лаеклы ялга чыккач, яшәргә туган авылыма күчендек. Шундый матур бәйрәм оештыруыгыз өчен рәхмәт! Без чын күңелдән күңел ачтык, авылдашларыбыз белән очраштык - кайберләре хәтта махсус башка шәһәрләрдән дә кайтты", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Талия Кәримова.

Бу көн чын күңел бәйрәменә әверелде, буыннарны берләштерде, мөһим кыйммәтләрне – гаиләне, Ватанны һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерде. «Грани» мәдәни-ял үзәге кабаттан мәдәният һәм яхшылыкның киртәләр белмәвен исбатлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International