Шәһәрнең берничә җәмәгать киңлегендә җиңел атлетика эстафетасы, стритбол, пляж волейболы буенча ярышлар, фиджитал-уеннар узды.
Бу көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, тармак ветераннары, шулай ук спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгучылар Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт паркына җыелды. Аларны сәхнәдән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин котлады.
"Бу көн барлык спорт сөючеләрне берләштерә. Нурлат районында һөнәри һәм һәвәскәр спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, физик культура белән район халкының 60 проценттан артыгы шөгыльләнә. Моның өчен бездә барысы да бар – районда 250дән артык спорт объекты бар. Безнең самбочылар, көрәшчеләр, хоккейчылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, район спортчылары республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашып, зур уңышларга ирешә. Бу тренерларның осталыгы һәм барлык уңайлыклары булган спорт биналарында шөгыльләнү нәтиҗәсе", - диде Әсгать Касыймович, барысына да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләп.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан спорт объектлары саны буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып тора: республикада алар 12 меңгә якын. Шунысы да мөһим, аларның 5 меңнән артыгы авыл җирлекләрендә урнашкан: боз ареналары, ябык футбол манежлары, йөзү бассейннары, универсаль спорт мәйданчыклары. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада спортны үстерүгә гадәттәгечә өстенлекле игътибар бирелә. Татарстан лаеклы рәвештә Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды.
Биредә үк узган бүләкләү тантанасы да нурлатлыларның спортка зур игътибар бирүләрен раслады. Сәхнәгә Нурлат районында спортны үстерүгә, үсеп килүче буынга физик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүче нурлатлылар күтәрелде. Аларның казанышларына һәм фидакарь хезмәтләренә «Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк тамгасы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының, Нурлат районының Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр тапшырылды. Аларны Әсгать Габдуллин һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова тапшырды.
Чарада СВО ветераны, өстәл теннисы буенча республика Рәисе спорт Кубогы уеннары катнашучысы Сергей Крайнов та катнашты. Ул яшь нурлатлыларга ГТОның алтын билгеләрен, укытучыларга мактау грамоталарын тапшырды.
Биредә үк спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды.