Нурлатның Шикәрчеләр микрорайоны мәчетендә балалар өчен җәйге курслар уза

2025 елның 8 августы, җомга

Биредә аларга әхлак һәм этика, ислам нигезләре дәресләре, шулай ук гарәп телендә укырга һәм язарга өйрәтәләр.

Дәресләр уеннар һәм кызыклы чаралар белән мавыктыргыч формада уза. Балалар һәр көнне Нурлат шәһәренең истәлекле урыннарына баралар, истәлекле урыннар белән танышалар, шулай ук җәмәгать урыннарында күңелле итеп вакытларын үткәрәләр. Шушы көннәрдә алар Шашин исемендәге паркта һәм Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркында булдылар, анда карусельдә әйләнделәр, тренажерларда шөгыльләнделәр.

Курсларга 20 яшь нурлатлы йөри. Алар белән укытучылар Земфира Мортазина, Рузалия Ахунова һәм Наилә Хисамова шөгыльләнә.

Җәйге дәресләр 10 августка кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International