2025 елның 7 августында «Киләчәк» балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре лагерьда ял итүче укучылар өчен мавыктыргыч квест-уен оештырды.
Балалар командаларга бүленеп, өч тематик станцияне үтте:
«Театр» - артистлыкка һәм импровизациягә сынау;
«Ватаныңны бел» — Россия шәһәрләре һәм төбәкләре турында викторина;
«Иҗади» — патриотик эшләр тудыру.
Чара яшь армиячеләрнең команда рухын, ил турында белемнәрен һәм иҗади күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.