Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һәм социаль өлкә мәсьәләләре эшкә алынды.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлаховның гражданнарны онлайн кабул итүе булды.
Аның барышында депутатка Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Алар үз офисларын төзекләндерү өчен җиһазлар, шулай ук сукырлар өчен махсус теннис өстәле сатып алуда ярдәм итүгә ихтыяҗ белдерде.
Нурлат районында яшәүче тагын бер кеше муниципалитет тормышына кагылышлы актуаль социаль мәсьәләне күтәрде.
Мәгъзүм Сәлахов ике мөрәҗәгатьне дә эшкә алды. Һәр мәсьәлә буенча вәзгыятькә тиешле анализ ясалачак һәм оптималь чишелешләр эзләү өчен тиешле хакимият органнары һәм структуралар белән үзара хезмәттәшлек оештырылачак.