Бүләккә автокресло: Нурлат районында балалар иминлеге турында кайгырталар

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат районында балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау буенча профилактик чаралар дәвам итә.

Безнең районда «Бала – төп пассажир» профилактик акциясе кысаларында Нурлат гаиләләренә балаларны куркынычсыз йөртү  җайланмасын тапшыру күркәм гадәткә әйләнде. Бу ел да искәрмә булмады. Күп балалы Мандрейкиннар гаиләсенә «Теремкәй» балалар бакчасы диварларында балага уңайлы һәм, иң мөһиме, куркынычсыз йөртү җайланмасын бүләк иттеләр.

- Безнең гаиләбездә өч кыз үсә, алар барысы да шушы учреждениегә йөриләр. Дөрес, олысы аны моннан бер ел элек тәмамлаган иде инде, әмма яраткан тәрбиячеләре белән бүгенге очрашу бик шатлыклы, – дип уртаклашты әнисе Екатерина Мандрейкина. - Әлбәттә, куркынычсызлык кагыйдәләренә зур игътибар бирәбез, җәяү йөрсәк тә, автомобиль белән йөрсәк тә, юлда белергә кирәк булган бөтен нәрсәне әйтеп бирәбез. Үзебез дә һәрвакыт кагыйдәләрне үтибез, без бит балалар өчен төп үрнәк.

- Безгә күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Чыннан да, бу бик кирәкле һәм мөһим бүләк. Кызлар машинага утыру белән, һичшиксез, куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген беләләр, һәм бу тиеш булган өчен генә түгел, ә үз куркынычсызлыгыбызны саклау өчен, – дип кушылды әңгәмәгә гаилә башлыгы Алексей Мандрейкин.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең Нурлат профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова, креслоны тапшырганда, мондый акцияләрнең ата – аналар белән турыдан-туры аралашу, районда уздырыла торган чараларның мөһимлеген җиткерү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International