“Росмолодежь. Грантлар – 2025” конкурсының икенче сезонында катнашуга теркәлү башланды. Катнаш һәм үз идеяңне тормышка ашыру өчен 1 млн сумга кадәр акча ал!
Бу юлы шартлар нинди соң:
Гаризалар кабул итү: 1 августтан (Мәскәү вакыты белән 12:00дән) 15 сентябрьгә (Мәскәү вакыты белән 12:00гә) кадәр
Грант күләме: 5 000 сумнан 1 000 000 сумга кадәр
Кем катнаша ала?
• Яше: 14 яшьтән 35 яшькә кадәр
• Гражданлык: Россия Федерациясенеке
• Дәүләт хезмәтләре аша теркәлеп расланган аккаунтның булуы
Сайлап алу өчен — 19 номинация - Экология һәм спорттан алып цифрлы технологияләргә һәм патриотик инициативаларга кадәр. Ә быел ук Россиядә атом сәнәгатенең 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә махсус номинация бар. “Росмолодежь.Грантлар”ның икенче сезоны ачыла!
2025 елның 01 августыннан 15 сентябренә кадәр физик затлар арасында «Росмолодежь.Грантлар: 2 сезон», аның кысаларында катнашучылар үзләренең социаль әһәмиятле проектларына 1 миллион сумга кадәр грант ярдәменә дәгъва итә алачак.
Конкурска гаризалар сылтама буенча кабул ителә